О ДИНАРЕ.

 

      О Динаре Фейсханове много уже писалось. Его концерт в Москве от 8 февраля 2009г, со слов многих посетителей, прошёл очень интересно.  Билеты были распроданы за 2 недели до концерта.  В зале на 500 мест было все места заняты, и дополнительно поставлены  стулья на 50-60 человек.  Со слов близких мне людей, оформление сцены, количество и исполнение песен, подарки, цветы, поздравления, да и сам Динар, выглядели превосходно.

 К большому сожалению, мне не удалось видит всё это, хотя тоже  косвенно участвовал в подготовке, пускай только советами.

 

Вышел в июле 2009г  ДВД-ДИСК от  этого концерта, надеюсь, многим ещё раз он   принесет радость и удовольствие.

 

 

 

 

Әнкәмнең чәчәкләре – минем җырларым.

(Ф. Динар.)

 

 

Пожелание в день концерта.

 

 

Кадерле дустым, Динар!

 

Телим сиңа һәм гаиләңә

Зур уңышлар, бәхетләр.

Төшләреңдә күр әнкәңне,

Бирсен тагын чәчәкләр.

 

Синең җырларыңны тыңлап,

Күңелләребез тулсыннар.

Безнең көчле кул чабулар

Сиңа рәхмәт булсыннар.

 

Синең газиз әнкәңәдә

Ходай бирсен җәннәтен.

Әткәеңдә горурлансын,

Күрсен балалары хөрмәтен.

 

Якты йолдыз булып ян син,

Шушы биек сәхнәдә.

Исемеңдә синең җәелсен

Сакланып күңелләрдә.

 

Син җырлаган җырланы да

Халкыбыз җырлап торсын.

Барча булган дусларыңның

Киләчәге якты булсын.

(М.Максут. 8 февраль 2009ел).

 

 

I

(Җырланган җырларым)

 

 

№1.

Минем төшем.

Таң алнында хәбәр булып

Көндә миңа төш иңэ.

Әнкәй үзенең бакчасында

Гөлләренә су сибә.

 

Мине күреп бик яшьләнде,

Яннарыма ул килде.

Бер зур кочак гөлләр өзеп

Кулларыма ул бирде.

 

Бир син миннән дусларына

Шушы алсу гөлләрне.

Шушы гөлләр жырлар булып,

Күтәрсен күңелләрне.

 

Бугенге булган  бу төшемне

Шатлыкка дип юрадым.

Безнең булган очрашуга

Ул гөлләрне мин алдым.

 

Тапшырам хәзер барчагызга

Әнкәй биргән гөлләрне.

Минем жырлар гөлләр кебек

Шатландырсын сезлэрне.

М.Максут.

 

 

 

№2

Дусларыма.

Исенмесез!  башлыйм җырымны,

Көтеп алдым сезне дусларны.

Бүләк итәм ихлас күнелдән,

Үзем сөйгән матур жырларны.

 

Припев:

Жырлыйм, дуслар, сез тыңлагыз,

Матур булсын кичәбез.

Бу дөньяның матурлыгын

Жырлар ишетеп күрәбез.

( Бу дөньяның авырлыгын

Җырлар ишетеп кичәбез).

 

Шушы жырлар сәйләм булып

Керсен сезнең күнелгә.

Жаннарыгыз рәхәт күрсен,

Калсын сагнып сөйләргә.

 

Үтсен гомер жырлар белән,

Жырлагыз сездә – тынмагыз.

Үтсен гомер бәйрәм булып,

Һаман бергә булмабыз.

 

28 сентябрь 2008г М. Максут

 

 

 


№3.

Сөйгән җимешем.

 

Язгы җилләр искәч,

Күңел сине көткәч,

Арта минем ирегү сагышлар.

Тагын искә төшә, бергәләшеп икәү,

Мәхәббәттә янган минутлар.

пр:

 Күзләремне йомам,
Күз алдыма салам,

Утлы булып янган күзләрең.

Кабат искә төшә, вәгъдә итеп биргән,

Сөям дигән җылы сүзләрең.

Үтте инде айлар,

Өзелеп көтәм хатлар,

Тик күңелдән чыкмый сагышлар.

 Күз алдымнан китми, кулларыңны кысып,

Айлы төндә йөргән минутлар.

Барам елга буйлап,

Тирән уйлaр уйлап,

Тик ишетелә миңа тавышлар.
Сандугачта сайрый, чишмәләрдә шаулый,

Ник басылмый минем ярсулар.
пр:
Хаваларны ярып,

 Ишетелә миңа тавыш,

 Көчәядер йөрәк тибешем.

Өметләрем кайта, бәхетләрем арта,

Килә миңа сөйгән җимешем.
М.Максут. май 2008г

 

 

№4.

Бу дөньяда без бит кунаклар.

 

Сабый чаклар үтә  язлар кебек,

Гөрләвектәй уйнап йөгереп,

Язлар узгач гөрләвекләр туктый,

Сабый чаклар кайтмый әйләнеп.

 

Пр:

Еллар үтсә инде үтсен,

Калдырмыйча  тирән яралар.

Матур булып үтсен һәр көнебез,

Бу дөньяда без бит кунаклар.

 

Яшьлек үтә аккан сулар кебек,

Киң елгалар кебек болганып,

Боз астыннан туктамыйча ага,

Яшь вакытлар тормый тукталып.

 

Диңгез уртасында жилкән булып,

Сизми калдым дулкын килгәнен.

Картлык килә бездән сорамыйча,

Бер Ходайдан сорыйм ярдәмен.

 

28 сентябрь 2008г М. Максут

 

 

№5.

Әнкәем.

Саф күңелле газиз әнкәй

Ак дөньяга мине китергән,

Күкрәк сөте белән тукландырып,

Бар җылысын миңа ул биргән.

 

Пр:

Әнкәй күңеле кояш кебек якты,

Юлларыма сибә нурларын.

Нинди берәү тагын авыр чакта

Суза безгә җылы кулларын.

 

Әнкәй генә якын булып

 Безгә бирә җылы карашын,

Әнкәй генә кирәк булса

Бирә безгә соңгы сулышын.

 

Сау булып яшә , әнкәй, бу дөньяда,

Җит син, әнкәй, олы яшләргә.

Яшәү көчең синең һич бетмәсен,

Син булмагач - безгә нишләргә?.

(Сентябрь. 2008г)

 

 

№6.

 

Минем табибым.

 

Бу дөньяда күп һөнәрләр бар,

 Кирәклесе аның табиблар,

Көннәр-төннәр алар йокламыйлар,

Безнең саләмәтне саклыйлар.

 

Припев:

Сау булсамда сиңа рехмет әйтәм,

Киңәш сорыйм синнән һәрчакта.

Өстәлемдә кайнар чәем көтә,

Көтәм сине, кил син кунакка.

 

Йомшак итеп карыйсын син безгә,

Тынычланам синең сүзеңнән.

Бар сырхаулар юкка чыксын иде,

Ташлама табибым безне күзеңнән.

 

Кирәк булса кинәт безгә ярдәм,

 Бирә җәлләмичә үз канын.

Була вакыт, ул үзен уйламый,

Эзер бирергә дә безгә  үз җанын.

 

Мин тынычлы яшим бу дөньяда,

Син бит минем зур ошанычым.

Чирле чакта киләсен ярдәмгә,

Ап-ак халатлы тиз коткаручым.

 

(15 декабрь2008ел М. Максут.)

 

№7.

Күңелләр Туган якта.

 

Язган миңа авылымнан

Аерылып яшәргә.

Җәйләр җиткәч күңелем тарта

Авылым сине күрергә.

 

Пр:

Кайтам сиңа, туган авылым,

Әнкәй көтә сагынып,

Әткәемдә көтә мине,

Киләм шуңа ашыгып.

(2раза)

 

Күз алнымда тирән елга,

Чиксез иркен болыннар,

Күк белән бергә тоташкан

Төсле яшел урманнар.

 

Кайтып сиңа туган авылым

Сулыйм саф хаваларны.

Кайсы җирдә яшәсәмдә

Онытасы юк  шуларны.

 

М.Максут.

 

 

II

Җырланасы җырларым.

 

 

№8

Уйлану.

 

Тормыш юлын дөрес яшәп

Дөньядан китсәң иде,

Бераз үткәч рөхсәт алып

Эйләнеп кайтсаң иде.

Пр:
Тагын килеп ак дөньяга
Жәяүләп йөрер идем.
Юк гонаһлар булган җирдә

Кайгысыз яшәр  идем.

(2раза)

Бармы икән шундый җирләр

Сәваплар әшләү генә?

Көмеш алтынга сокланмый

Дуслыкта яшәү генә.

пр:

Шушы булган теләкләрем

Минем генә хыяллар.

Безнең өчен  сәвап-гөнаһ,

Тамык белән җәннәт бар.

( 2раза)

 

Күрсәтмәсен изге Ходай

Кызган утлы тамыгын,

Күрсен иде бар адәмләр

Жәннәтләрнең барлыгын.

Бер Ходайга ошанабыз,

Бер Ходайдан куркабыз,
 Бу дөньяны ташлагачтын

Инде кире кайтмабыз.

(2 раза)

М.Максут.

 

 

№9.

Килдем сиңа иркәм.

 

Барам сиңа иркәм бик сагынгач,

Барам  түземлек калмагач,

Сандугачтай очам һич туктамый,

Түзәлмим мин сиңа карамый.

 

Киләм сиңа җылы хисләр белән,

Барлык кайгыларны таратып,

Ходай язган безгә очрашырга,

Карыйм сиңа хәзер сокланып.

 

Килдем сиңа иркәм ераклардан,

Чәчәк аткач барча гөлләрем,

Шул гөлләрнең чәчәге бул син,

Сиңа карап туймас күзләрем.

 

Килеп күрдем сине иркәм,

Үтәлде минем зур теләгем.

Безнең булган шушы очрашу

Булсын сиңа иң зур бүләгем.

М.Максут.

 

 

 

№10

Үтә яшьлек елларым.

 

Килә язлар, уза язлар,

Үтә яшьлек елларым.

Йөрәк әрнүен басадыр

Синнән килгән хатларым.

Көндә сагнып уянам мин,

Була ярсу иртәләр.

Дөнья  шулай була бара,

 Бар җирдә дә киртәләр.

 

Пр:

Өметләнеп, сине сагнып,

Көтәмен  көннәремдә,

Көннәремдә күрәлмәсәм

Күрәмен төшләремдә.

 

Көтәмен мин бәхетемне

Алдагы көннәремдә.

Көндә бер уй  чыкмый истән,

Һаманда йөрәгемдә.

 

Янамын мин бик кызудай,

Көямен мин  моңланып,

Көеп –янып үтә гомер,

Булмый бер тынычланып.

М.Максут.

 

 

№11.

Сөйгән кызыма.

 

Бик сагнып көттем,

Мин шушы көнне,

Еллар буе сине яратып.

Бик күп сөйдем, бик күп түздем,

Ләкин сине якын күрдем,

Хәзер сузам җылы кулымны.

 

Кил әле миңа,

Тормыш юлдашым.

Бир кулыңны чын иптәш итеп.

Ике йөрәк бергә булсын,

Бар гомерләр бергә узсын,

Тели шуны барча дуслар да.

 

Безнең гомерләр

Чәчәк атсыннар,

Дусларыбыз булсын санаусыз.

Һич бер вакыт ачуланмый,

Тик бер минут аерылмый,

Яшик әле матур дөньяда.  

М.Максут.

 

 

 

№12.

Туй жыры.

 

Канатланып очып килдек

Сез дусларны күрергә,

Ак күлмәкләр килешә сезгә,

 Сезнең матур йөзләргә.

 

Күлмәк кебек чиста булсын

Сезнең тормыш юллары.

Һәрвакытта кулда булсын

Бәхетнең  ачкычлары.

 

Саулык телим, бәхет телим,

 Саф мәхаббәт сезләргә.

 Бала чагалар үстереп

Йөз ел буе яшәргә.

 

Сезгә карыйм- ошанамын,

Кысам сезнең кулларны.

Киләчәктә гөрләп узсын

Көмеш алтын туйлары.

 

Сезнең өчен:

Сипсен кояш җылы нурын,

Яңгыр  яусын таңнарда.

Ферештәләр канат җәйсен

Сез йөрегән юлларда.

М.Максут.

 

 

№13.

Мәхаббәт җырым.

 

Юлларым бара су буйлап

Чиста сулы  күлләргә.

Син китмәссең мине ташлап

Ерак-ерак илләргә.

 

Болынларда чәчәк җыйдым,

Хуш ис анкый алардан.

Сине эзләп  табармын мин,

Сәйләм килгән яклардан.

 

Карашыңны истә тотам,

Һәрвакыт син алнымда.

Беркайчанда алыштырмам

Ялгызлыкта калсамда.

 

Җәйге төннәр  бигрәк якты,

Якты ай дим тулганга.

Безнең уйлар –икесе бер,

Без бит дуслар булганга.

 

Күл өстенә утыра кошлар,

Суга иреккәчме икән?

Сине уйлап йөрәкләрем

Ару өзелмәсме икән.

М.Максут.

 

 

 

№14.

Язмыш.

 

Язмыш аердың син

Туып үскән минем җирләрдән,

Кайталмадым, кайтасы килсәдә,

Тамсаларда яшьләр күзләрдән.

 

Язмыш аердың син

Әткәй-әнкәемнең түреннән,

Яшәсәмдә чит җирләрдә ялгыз,

Аерылмадым алар теленнән.

 

Язмыш аердың син

Өзелеп сөйгән кара күземнән.

Юктыр мине сөеп иркәләүче,

Сыйпаучы да юктыр битемнән.

 

Язмыш аердың син

Ошанычлы булган дуслардан.

Искән җилләр никтер берни әйтми,

Хәбәрдә юк кайткан кошлардан.

 

Язмыш аердың син,

Кемнәр кушылырлар хәлемә.

Гомер үтте, кайталмадым кире,

Кемнәр килер минем каберемә?.

 

Язмыш аердың син,

Әйтәм хәзер соңгы сүземне,

Туган якка карап бәхилләшәм,

Зинһар онытмагыз исемемне.

М.Максут.

 

 

 

№15.

Чәчәкләр китерсен бәхетләр.

 

Җәйнең җылы көннәрендә

Йөрим мин болыннарда,

Тирә якта күп чәчәкләр,

Сөйгәнем уйларымда.

 

Назлы йомшак җилләр булып

Иркәлим чәчәкләрне,

Сыйпыйм алар түбәсеннән

Уйланып сөйгәнемне.

 

Припев:

Эх чәчәкләр,чәчәкләр,

Ник сез мондый ямьлеләр,

Сөйгәнемдә шундый матур,

Булырмы минем бәхетләр?

При повторе

Эх чәчәкләр,чәчәкләр

Ник сез мондый ямьлеләр,

Кавышсам мин ярым  белән

Көтәме безне бәхетләр?

 

Чәчәкләрем миңа карап,

“Безне өз”, -дип әйтәләр,

Көзләр җитеп саргаймыйк без,

Эшлә бездән бәйләмләр.

 

Бүләк ит син сөйгәнеңә,

Улда безне иркәләр.

Сезнең булган мәхаббәткә

Китерербез бәхетләр.

Припев:

Эх чәчәкләр,чәчәкләр,

Әйтәм сезгә рәхмәтләр.

Кавыштым мин ярым белән,

Килде безгә бәхетләр.

При повторе

Эх чәчәкләр,чәчәкләр,

Әйтәм сезгә рәхмәтләр.

Сезнең кебек матур булып

Үтсен алда гомерләр.

М.Максут.

 

 

№16.

Мәһаббәт утлары.

 

Көтә безне алда очрашулар,

Барыбызгада килә мәһәббәт.

Гомер үтә аның ялкынында,

Безнең жанга бирә ул рәхәт.

Пр:

Кил, кил, кил...кил яныма, иркәм,

Бергә яныйк шушы ялкында.

Кояш, айны сиңа бүләк итәм,

Тик булыйм мин синең яныңда.

 

Көнем үтсә сине күрми,

Өзгәләнгән кебек буламын.

Көтәм кичне – йолдызларга карыйм,

Бирмә келим сиңа иң зурсын.

Пр:

Кил, кил, кил...кил яныма, иркәм,

Бергә яныйк шушы ялкында.

Кояш, айны, йолдызны да  бирәм,

Тик булыйм мин синең яныңда.

 

Сине күрсәм мин бәхетле,

Үтәләдер изге теләгем.

Син бит минем бердән берем,

Ходай биргән иң зур бүләгем.

Пр:

 

Кил, кил, кил...кил яныма, иркәм,

Бергә узыйк тормыш юлларын.

Сусасаң син мәһаббәт утыннан,

Эчерермен зәм-зәм суларын.

 

Кил, кил, кил...кил яныма, иркәм,

Бергә яныйк шушы ялкында.

Бар җылымны сиңа гына бирәм,

Тик булыйм мин синең яныңда.

М.Максут.

 

 

 

№17.

Кайтып күрәсе килә.

 

Ерак барыр юлларым,

Тирән минем уйларым,

Яннарыңа синең барып

Бер күрергә уйладым.

 

Сагнам сине көн саен,

Искә алам җанкаем.

Сагнуларны күреп тора

Минем изге Ходаем.

 

Сине күрми моңланам,

Күрсәм карап сокланам.

Битеңнән синең сыйпагач

Бөтенләй мин җанланам.

 

Көтәсенме син мине,

Бердән бер сөйгәнеңне.

Син янымда булгач кына

Сизәмен бәхетемне.

(5 феврвл2009ел)

 М.Максут.

 

 

№18.

Туган авылым.

 

Туган авылым мәрхәмәтле,

Карап аңа сокланам.

Барысы өчен рәхмәт әйтеп,

Мин аны җырга салам.

 

Шөбиле – күк күгем,

Шөбиле – җан җирем,

Кадерләп үстергән

Бала чак бишегем.

 

Үтте минем яшьлек еллар

Синең киң кочагыңда.

Әнкәй,әткәй һәм дусларым

Һаманда уйларымда.

 

Шөбиле-әнкәем,

Шөбиле - әткәем,

Туганнар, дусларым,

Минем йөрегән юлларым.

 

Сина кайту бәйрәм  миңа,

Җаннарым тынычлана.

Синдә яшәп туйгач кына

Тәннәрем дәвалана.

 

Шөбиле –урманым,

Шөбиле – урамым,

Чәчәкле болыным,

Саф чишмә суларым.

 

Чит җирләрдә яшәсәмдә,

Барыбер сиңа кайтамын.

Авылдашлар белән бергә

Бәхетемне табамын.

 

Шөбиле – күк күгем,

Шөбиле – җан җирем,

Һәрвакыт көтеп алган,

Минем туган илем.

(6 февраля 2009ел.)

М.Максут.

 

 

 

№19.

Әйтче,  чишмәм.

 

Сагнуларым тулы булып  ташкач,

Чишмәләргә ашыгып киләмен.

Белсәм дә мин сөйгәнем юклыгын,

Барыбер аны зарыгып көтәмен.

 

Әйтче, чишмәм, көмеш чишмәм,

Әйтче миңа кайда сөйгәнем?

Күпме газапланып  тагын тибәр,

Өзгәләнгән минем йөрәгем?

 

Барам кабат шул таныш урынга,

Очратырга  сине, гүзәлем,

Сине күрми тагын кайтып китәм,

Тагын газаплана йөрәгем.

 

Сагнуларым минем  хәзер чиксез,

Карап торам чишмәм дулкынын.

Ходаемнан тагын ярдәм сорап,

Эчеп карыйм чишмәм суларын.

 

Сагнуларым узар-мин ошанам,

Очрашырбыз- тагын күрермен.

Салкын чишмәм сулары булып ,

Кайнар йөрәгеңә керермен.

 

(17.02.2009г. М.Максут)

 

№20.

 

Җилкәнче мәхаббәте.

 

Жилкәнем юнәлде туган якка,

Кайтам иркәм сине сагынып.

Синең рәсемең дулкыннар өстендә,

Йөзәм сиңа чиксез ашыгып.

 

Припев:

Минем юлларымда маяк булсын

Синең күзләреңнең яктысы,

Беләм яр буенда көтеп тора

Сүнмәс учагыңның җылысы.

 

Миңа каршы сугыла дулкыннар,

Ачы җилләр сызылып исәләр.

Очкан кошлар миңа юл күрсәтеп,

Туган якка мине дәшәләр.

 

Диңгез өсләрендә ак томаннар,

Бәрелә йөземә салкын тамчылар,

Каянда юк хәзер мина ярдәм,

Тик ярдәмче күктә- йолдызлар.

 

Көн-төн йөзәм шундый сынауларда,

Бик ерактыр кайтыр юлларым.

Нинди генә булсада  киртәләр,

Кайтып күрермен сине, күз нурым.

М.Максут.

 

№21.

Сагындым туган ягымны.

 

Уйланам…..

Үтте минем гомерем.

Чит жирләрдә картлык килде,

Ак булдылар чәчләрем.

 

Сагындым…..

Туып ускән илемне.

Сабан сөргэн, урак урган,

Кара туфрак жиремне.

 

Сагындым..

Әнкей- әткей назларын.

Башларымнан  сыйпап узган,

Жылы, йомшак, кулларын.

 

Сагындым

Яшлектәге кичемне.

Балкып